news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казаннан Югары Осланга судноларның "һава мендәре"ндә йөрүе туктатыла

“Һава мендәре"ндә кышкы навигация узган елның декабрь ахырында ачылган иде.

Казаннан Югары Осланга судноларның "һава мендәре"ндә йөрүе туктатыла
mindortrans.tatarstan.ru

(Казан, 3 апрель, “Татар-информ”). Казан елга порты 4 апрельдә Казан - Югары Ослан маршруты буенча боз өстеннән судноларның “һава мендәре"ндәге кышкы навигациясен яба. Бу хакта Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итә.

“Һава мендәре"ндә кышкы навигация узган елның 28 декабрендә ачылган иде. Казаннан Югары Осланга һәм Югары Осланнан Казанга даими рейсларны “Татфлот” компаниясе оештырды.

Алданрак “Татар-информ” Идел һәм Чулман буйлап елга суднолары пассажир навигациясе ачылышы 30 апрельгә планлаштырылуын хәбәр иткән иде.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot