news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казаннан Югары Осланга паром йөреше һава торышы начар булу сәбәпле туктатылган

Иске Аракчино – Югары Ослан паром кичүе вакытлыча эшләми. Бу хакта кичүнең социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр ителә.

Паром хәрәкәтен туктатуның сәбәбе – һава шартларының начараюы. Бүген Казанда көчле җил һәм салкыннар күзәтелә. Кичү пассажирларның иминлеген тәэмин итү максатыннан ябылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot