news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казаннан ярыштан кайтып баручы балалар утырган автобус Ульяновск янында авариягә очраган

Казаннан ярыштан кайтып баручы балалар утырган автобус Ульяновск янында авариягә очраган
Фото: Ульяновск буенча Эчке эшләр министрлыгы

Кичә кичке сәгать 10 тирәсендә Ульяновск өлкәсенең Сура районында автобус катнашында юл-транспорт һәлакәте булган, ул Казаннан кайтып килгән.

Төбәкнең Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, техник төзексезлек аркасында йөртүче идарәне югалта, автобус юл кырыена төшеп киткән һәм ауган.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә автобусның өч пассажиры - ике олы кеше һәм бер бала хастаханәгә китерелгән. Аларга медицина ярдәме күрсәткәннәр һәм өйләренә кайтарып җибәргәннәр.

Социаль челтәрләрдә атобуста янәсе Казанда яшәүчеләр булган дигән хәбәрләр барлыкка килде.

«Татар-информ»га Ульяновск өлкәсенең пропаганда бүлегендә хәбәр итүләренчә, автобуста Татарстан кешеләре булмаган. Автомобиль пассажирлары – Пензада яшәүчеләр, алар Татарстан башкаласында узган ярышлардан соң өйләренә кайтып барган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100