news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казаннан Якутскига авиарейслар ачыла

Казан белән Якутскины яңа туры авиарейслар тоташтырачак. Очышларны Nordwind компаниясе Airbus 330-200 самолетларында башкарачак. Якутия башкаласына атнага ике тапкыр очарга мөмкин булачак.

Рейслар 28 апрельдә ачыла. Чәршәмбе һәм якшәмбе көннәрендә Казаннан самолетлар 21:20 сәгатьтә очачак, 9:05 сәгатьтә барып җитәчәкләр. Кире юнәлештә авиалайнер дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә 10:35 сәгатьтә очачак, 10:45 сәгатьтә төшәчәкләр. Бу хакта Казан аэропортының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Һәр аэропорт өчен җирле вакыт күрсәтелгән. Якутскида ул Мәскәүнекеннән алты сәгатькә алдарак бара.

news_right_1
news_right_2
news_bot