news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Казаннан Хургадага яңа рейс ачылды

Казаннан Хургадага яңа рейс ачылды. Очышлар программасы җәйге навигациянең калган өлешендә башкарылачак, дип хәбәр итә «Казан» аэропортының матбугат хезмәте.

«Казаннан «пирамидалар иле»нә туры рейсларның очыш программасы 7 августта эшләнде», – дип билгеләп үттеләр матбугат хезмәтендә.

Рейслар 10-11 көн саен ясала. Казаннан очу вакыты датага бәйле рәвештә үзгәреп тора, әмма иртәнге сәгатьләргә туры килә. Очыш дәвамлыгы якынча 5,5 сәгать тәшкил итә.

Пассажирларны 378 кеше сыйдырышлы, киң фюзеляжлы Airbus A330 лайнерларда ташыйлар.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100