news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казаннан хезмәт ветераны Галина Смирновага 101 яшь тулды

Казаннан тыл хезмәтчәне Галина Смирновага 101 яшь тулган. Бу хакта ТР Хезмәт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Галина Матвеевна 1925 елның 11 июлендә Свердловск өлкәсенең Бобровка бистәсендә күп балалы гаиләдә туа. Сигез сыйныфны тәмамлап, Свердловскида фабрика-завод мәктәбенә укырга керә. Укудан соң Свердловск өлкәсендәге Асбестка икмәк комбинатына җибәрелә. 1943-1944 елларда техникумда укый. Соңыннан Ижевскига күчә. 1946 елда Воткинскига җибәрелә, анда 1955 елга кадәр икмәк комбинатының баш инженеры вазифасында эшли», – дип сөйләделәр матбугат хезмәтендә.

1955 елда Смирнованы Казанга күчерәләр, биредә ул өченче, бишенче һәм беренче икмәк комбинатларында баш инженер булып эшли. 1963 елда Татарстан азык-төлек сәнәгате хезмәткәрләре профсоюзының өлкә комитеты секретаре итеп сайлана, 1985 елга кадәр эшли һәм пенсиягә чыга.

Галина Смирнова - тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны, Бөек Ватан сугышында катнашкан инвалидның тол хатыны, Татарстан АССРның атказанган азык-төлек индустриясе хезмәткәре.

Ул Удмурт АССР Югары Советының Мактау грамотасы, ВЦСПС Мактау грамотасы, Профсоюзда актив эшләгәне өчен билге, «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышындагы фидакарь хезмәте өчен» медале һәм юбилей медальләре белән бүләкләнә.

news_right_1
news_right_2
news_bot