Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казаннан хәрби операция ветераны: Теләсә нинди сугыш ул – һәрвакыт куркыныч
Ветеран Илья Чистов Чечняда хезмәт иткән, Сирия, Ливия һәм Үзәк Африка Республикасында сугышкан. Сугыш тәҗрибәсе зур булганга, ул махсус хәрби операциягә китә, анда иң кырыс сугышларда катнаша. Тыныч тормышка ничек әйләнеп кайтуы, үз эшен ничек ачуы турында ул «Татар-информ»га сөйләде.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы һәм «Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды филиалы махсус хәрби операция ветераннары турындагы «Тыныч тормышка кайту» проекты кысаларында материаллар сериясен дәвам итә. Махсус операциядә катнашканнан соң хәрби хезмәткәрләр – контрактчылар да, кадр офицерлары да, мобилизацияләнгәннәр дә – дәүләт һәм җәмгыять тарафыннан күрсәтелгән игътибарны һәм кайгыртуны тоя. Аларга тыныч тормышка кайтырга, эшкә урнашырга, яңа һөнәр үзләштерергә ярдәм итәләр.
«Гражданлык һөнәрендә үземне тапмадым – шәхси хәрби компания белән контракт төзергә булдым»
Казан эшкуары Илья Чистовның хәрби тәҗрибәсе зур. Аңа 33 яшь, бүген ул күчемсез мөлкәтне арендага бирү белән шөгыльләнә. Фронттан кайткач, ул тормышын тамырдан үзгәртергә булган.
Илья берничә сугыш хәрәкәтендә катнашкан - Чечняда, өч Африка илендә һәм махсус хәрби операциядә булган. Аның сугышчан юлының күп өлеше «Вагнер» шәхси хәрби компаниясе составында узган. Башта штурмовик, аннары инструктор булып хезмәт иткән.
Сугышта катнашканы өчен ул Саклану министрлыгыннан ике бүлегенә: II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены һәм «Сугышчан казанышлары өчен» медаленә лаек булган. Шулай ук ул Бахмут һәм Соледарны алган өчен шәхси хәрби компания медальләре белән бүләкләнә.
Фото: © Илья Чистовның шәхси архивыннан
«Армиядә хезмәт иткәннән соң мин контрактка кул куйдым, Чечняда командировкада булдым. Өйгә кайткач, үземне граждан һөнәрендә табарга тырыштым, тик бу эшләр күңелемә ятмады. Шуннан соң мин армиягә кайтырга булдым. Чөнки мин балачактан ук хәрби булырга хыялландым. 2019 елда «Вагнер» шәхси хәрби компаниясе белән килешү төзедем һәм штурмовик булдым», – дип сөйли Илья.
Шул вакыттан башлап ул өч Африка илендә була: Сирия, Ливия һәм Үзәк Африка Республикасында. «Бу чорда мин булачак хатыным белән таныштым. Ул тумышы белән Владивостоктан, ә без Краснодарда очраштык. Ул анда яшәргә килде, ә мин – эш буенча. Ә хәзер без Казанда бергә яшибез, ике улыбыз бар – Кирилл һәм Даниил, аларга ике һәм алты яшь», – дип сөйли ветеран.
«Теләсә нинди сугыш һәрвакыт куркыныч, курыкмаган кеше анда озак кала алмый»
2022 ел башында, илнең югары башкомандующие махсус хәрби операция башлану турында игълан иткәндә, Илья Африкадагы хәрби гамәлләрдә катнашкан.
«Минем сигез айлык контрактым бар иде. Аннары мин өйгә кайттым. Шәхси хәрби компания сафларында көчле командирлар хезмәт иткәнгә һәм моңа өстәп, зур тәҗрибәм булганга күрә, мин махсус хәрби операциядә катнашырга булдым. Хатыным, әлбәттә, һәр командировка алдыннан булган кебек, мине җибәрергә теләмәде», - дип искә ала ул.
2022 елда Илья, Африкада булганда, шәхси хәрби компаниядә инструктор булып эшләгән инде, яңа хәрбиләрне өйрәткән. Ә махсус хәрби операциядә яңадан сугышларда катнашырга туры килгән.
«Без Бахмутка таба бара, Соледарны яулап алдык. Донецк юнәлешендә күп кенә кечкенә авылларны азат иттек, мин инде аларның исемнәрен хәтерләмим», - дип сөйли ветеран.
Илья махсус хәрби операция аның өчен яңа тәҗрибә булуын, хәрби хәрәкәтләр алып баруның мондый тактикасы белән элек таныш булмаганлыгын әйтә.
Фото: © Илья Чистовның шәхси архивыннан
«Мин катнашкан барлык сугышлар да төрле. Мин Чечняда булганда, 2015 елдан 2017 елга кадәр, анда инде тыныч иде, ләкин әле ташландык мина кырлары калган иде. Сириядә барысы да башкача иде. Бу зур чүл, һәм дошманны 10 чакрымнан да күреп була, ләкин анда эсселек аркасында күзгә төрле әйберләр күренергә мөмкин. Андагы сугыш үзенчәлекле. Үзәк Африка Республикасы – джунглилар иле, анда үз атмосферасы. Сугыш алып бару ысуллары төрле - кыр, урман, шәһәр шартлары. Махсус хәрби операциядә барысы да буталды. Һәр сугыш үзенчә куркыныч, бары тик катлаулырак яки гадирәк участоклар бар. Синең дошманың нинди булуы да көчле йогынты ясый. Украина халкы рухы белән безгә охшаган – үзләрен корбан итәргә әзер кешеләр бар, тик алар нацист пропагандасы белән артык зомбиланган. Һәм анда ялланып сугышучылар бик күп. Махсус хәрби операция мин катнашкан башка сугышлардан яңа технологияләр күп кулланылу белән аерыла – пилотсыз очкычлар белән мин анда беренче тапкыр очраштым», – дип аңлата ул.
Әле Чечняда үзенең беренче контракты вакытында ук Илья иптәше белән мина кыры аша үтеп, исән кала. Ул вакытта алар шарлавыкка барырга теләгәннәр, аяк астында теләсә кайсы вакытта мина шартларга мөмкин булуын белмәгәннәр дә.
Илья аңа һәрвакыт юлы уң булуына ышана - ул бер тапкыр да бер генә җәрәхәт тә алмаган, контузияләр генә булган. Кайда гына булса да, нинди генә каты сугышларда катнашса да, дошман кыйпылчыклары аңа тимәгән.
«Мин беркайчан да үз белемемә һәм күнекмәләремә өметләнмәдем. Минем исән калуым – миңа уңыш елмаю. Бернинди лидерлык сыйфатларым яки дөрес карарлар кабул итү монда берничек тә йогынты ясамады», - дип ышана ул.
Төшенкелеккә бирелмәскә һәм, куркуын җиңеп, сугышчан хәрәкәтләр зонасында алга барырга аңа сугышчан иптәшләре ярдәм иткән.
«Теләсә нинди сугыш - ул һәрвакыт куркыныч. Курыкмаган кеше анда озак кала алмый. Әйләнә-тирәңдә кем булуы мөһим. Син иптәшләрең янында булганда, ничек кенә куркыныч булмасын, алар артыннан алга барачаксың. Алар сиңа өметләнә, синең янәшәңдә булачагыңны белә, һәм син дә аларга өметләнәсең. Әгәр сине яраласалар, сине беркем дә ташлап калдырмаячагын аңлыйсың. Я барысы да һәлак булачак, я барысы да кире әйләнеп кайтачак», – дип аңлата ветеран.
Фото: © Илья Чистовның шәхси архивыннан
«Хәрби хәрәкәтләр зоналарында дүрт елдан артык булдым»
Махсус хәрби операциядә ул ярты елга якын булган. Хатыны икенче баласын табарга тиеш булган вакытка өенә кайткан. 27 мартта ул өенә кайта, 2 апрельдә улы туа.
«Кайткач, хатыным белән үз эшебезне башларга булдык – кибет һәм бар ачтык. Ләкин аренда бәясе бик югары иде, сигез айдан ябылырга туры килде. Барлык акчалар бу эшне үстерүгә тотылганлыктан, без финанс яктан кыен хәлдә калдык. Хатынымның бухгалтерия буенча курслар узуы коткарды. Хәзер ул үз агентлыгын ачу турында уйлый», - дип сөйли Илья.
Шуның белән бер үк вакытта ир белән хатын торак арендалау белән шөгыльләнә башлый.
«Башта миңа боларның барысы да юк-бар кебек тоелды. Ләкин хатыным мине ышандырды. Без барлык юридик моментларны аңлау өчен уку курсын сатып алдык. Һәм барысы да уңышлы килеп чыкты. Хәзер без субарендага җиде фатир тапшырабыз. Параллель рәвештә мин маркетплейста машина йөртүче булып эшлим, ләкин тиздән башка урынга китәргә планлаштырам», - ди ул.
Илья әйтүенчә, тыныч тормышка кайтканнан соң аңа «Ватанны саклаучылар» фондының социаль координаторы Ольга Пименова ярдәм иткән.
«Мин кайтканда, шәхси хәрби компания сугышчыларына хәрби хәрәкәтләр ветераннары таныклыкларын бирми иделәр. Хәрби комиссариатта мине шундук кире бордылар, ләкин минем социаль координаторым Ольга барысын да үз кулына алды һәм миңа бик булышты. Ул барлык документларны үзе җыйды, һәм бераздан мин таныклык алдым», - дип сөйли ул.
Хәзер Илья махсус хәрби операция катнашучылары өчен бизнеска ярдәм итү программасыннан файдалану турында уйлана.
«Еш кына фондтан безне чараларга, концертларга, циркка чакыралар. Без рәхәтләнеп бөтен гаилә белән йөрибез. Балабыз бакчага бушлай йөри, без бары тик түгәрәкләр өчен генә түлибез. Фондта миңа спорт белән шөгыльләнергә тәкъдим иттеләр, тик мин баш тарттым – бөтен буш вакытымны гаиләм белән үткәрергә тырышам. Әйе, миңа ветераннарны чакыра торган төрле чаралар кызыклы, әмма минем өчен өстенлек – ул гаилә. Чөнки мин алардан бик күп еллар читтә булдым. Гомумән алганда, хәрби хәрәкәтләр зоналарында дүрт елдан артык булдым - төрле контрактлар арасындагы тәнәфесләр бик зур түгел иде, шуңа күрә хәзер шуларны капларга тырышам», - дип сөйли Илья.
«Ватанны саклаучылар» фондының социаль координаторы Илья турынла яхшы сүзләр генә сөйли.
«Илья Михайлович белән без 2023 елның декабреннән бирле аралашабыз, һәм бу вакыт эчендә аның белән аралашуда беркайчан да кыенлыклар тумады. Ветеранга һәм аның гаиләсенә чын күңелдән исәнлек-саулык телисе килә, барлык авырлыклар да аны читләтеп үтсен. Әгәр дә проблемалар килеп чыкса, мин һәрвакыт элемтәдә – көннең һәм төннең теләсә кайсы вакытында», - ди Пименова.
Елена Фенина, «Татар-информ»
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз