Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казаннан Виктория Романова "Татарстан гүзәле-2015" булды
XVII республика матурлык конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы уздырылды
(Казан, 27 гыйнвар, "Татар-информ", Алсу Гатауллина). Казаннан 18 яшьлек Виктория Романова "Татарстан гүзәле-2015" XVII республика конкурсының җиңүчесе булды.
Виктория Казан дәүләт ветеринария медицина академиясенең беренче курсында белем ала.
Кыз шулай ук конкурсның алдынгы этабы булып саналган "Beauty round"да "Мисс талант" номинациясендә дә җиңде.
Татарстанның иң гүзәл кызы исеме конкурсның кичә "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында узган финал этабы кысаларында игълан ителде.
Казаннан 19 яшьлек Алисә Маненова - беренче, Чаллыдан 18 яшьлек Гөлчәчәк Акбитова икенче вице-мисс дип табылды.
"Татарстан гүзәле" конкурсының финалында "Казан гүзәле" дә сайланды. Быел әлеге исемгә Казаннан 19 яшьлек Камилла Җәләлиева лаек булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз