Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казаннан Вьетнамдагы Фукуок курортына туры рейслар йөри башлады
Казаннан Вьетнамдагы Фукуок курортына туры авиарейслар йөри башлады. Бу хакта Azur Air авиакомпаниясе матбугат хезмәте мәгълүматына сылтама белән «РБК Татарстан» хәбәр итә.
Беренче самолет 23 ноябрьдә җибәрелгән. Рейс тулы булган. Фукуокка рейслар 12 көнгә бер тапкыр йөриячәк, дип планлаштырыла. Маршрутта эконом класслы 336 урынга исәпләнгән Boeing 767 самолетлары кулланылачак.
Компаниядә билгеләп үтүләренчә, хәзерге вакытта курортка Россиянең сигез шәһәреннән очарга мөмкин. Казаннан тыш, рейслар Мәскәү, Екатеринбург, Иркутск, Красноярск, Новокузнецк, Новосибирск һәм Самарадан йөри.
Элегрәк, 10 октябрьдә, Казаннан Вьетнамдагы Нячанг курортына рейслар йөри башлады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз