Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казаннан Великий Устюгка “Балалар” туристик маршруты салынган
Ел башыннан сәфәр чыгу мөмкин була
(Казан, 13 декабрь, “Татар-информ”). Киләсе елның 5 гыйнварыннан “Казан-1” тимер юл вокзалыннан Великий Устюгка махсус “Балалар” туристик маршруты кузгалачак. 928нче номерлы поезд Кыш Бабайга Казан – Ижевск – Глазов – Великий Устюг маршруты буенча барачак. Кыш бабай биләмәсендә балаларны кызыклы күңел ачу программасы көтә. 6нчы гыйнварда яшь казанлылар Ижевск һәм Глазов халкы өйләренә юл тотачаклар.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, 938нче номерлы Түбән Новгород – Киров – Великий Устюг юнәлеше буенча барачак тагын 1 туристик поезд 3нче гыйнварда юлга чыга һәм 4нче гыйнварда кире әйләнеп кайта. Балаларны йөртү өчен иң яхшы вагоннар әзерләнгән, тәҗрибәле проводниклардан бригада формалашкан, дип ышандыра Горький тимер юлларының Казан төбәге буенча матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз