news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казаннан Удмуртиягә һәм Ульяновск өлкәсенә елга рейслары җибәрергә мөмкиннәр

«ТР флоты» АҖ Удмуртия һәм Ульяновск өлкәсенә даими рейслар ачу мөмкинлеген карый. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә компаниянең генераль директоры Роман Лизалин хәбәр итте.

«Без Удмуртиядәге коллегаларыбыз белән әлеге мәсьәлә өстендә эшлибез. Алар безгә мөрәҗәгать иттеләр. Ульяновск өлкәсе белән дә», - дип белдерде Лизалин.

Әмма, аның сүзләренчә, төп мәсьәлә булып финанслау тора.

«Чынлыкта башлау, старт алу авыр. Ә менә инде алга таба баргач, анда инде субсидияләүне дә киметү турында сөйләшергә мөмкин булачак. Ягъни моны башлау мөһим. Башлау – эшнең яртысы», - дип ассызыклады генераль директор.

news_right_1
news_right_2
news_bot