news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казаннан тыл хезмәтчәне Зөбәмикә Кәримова 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

Казаннан тыл хезмәтчәне Кәримова Зөбәмика Заһидулла кызы бүген 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Бу хакта ТР Хезмәт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Зөбәмикә Заһидулла кызы 1931 елның 25 апрелендә Әлки районының Иске Салман авылында туа. Мәктәпнең ике сыйныфын тәмамлый. Сугыш вакытында колхозда эшли», – дип сөйләделәр матбугат хезмәтендә.

20 яшендә Зөбәмикә кияүгә чыга, Куйбышев районының Ябухтино авылына китә. Анда колхозда төрле эштә эшли. Соңыннан Татарстанга кайта, Казан фабрикасына эшкә урнаша.

news_right_1
news_right_2
news_bot