news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казаннан тыл хезмәтчәне Саимә Җәләлетдиновага 97 яшь тулды

Казаннан тыл хезмәтчәне Саимә Җәләлетдиновага бүген 97 яшь тулды, дип хәбәр итә ТР Хезмәт министрлыгы матбугат хезмәте.

«Җәләлетдинова Саимә Фәиз кызы 1929 елның 22 маенда ТАССРның Апас районы Чирмешән авылында туа. Сугыш вакытында тылда эшли, окоплар казый, колхозда эш башкара. Сугыштан соң җиләк-җимеш питомнигында эшли, Яшел Үзәннең «Серго» заводында кайнар цехта штампчы булып эшли», – дип сөйләделәр матбугат хезмәтендә.

Саимә Фәиз кызы «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышындагы фидакарь хезмәте өчен» медале белән бүләкләнә.

news_right_1
news_right_2
news_bot