news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казаннан тыл хезмәтчәне Наилә Әхмәтовага 95 яшь тулды

Казаннан тыл хезмәтчәне Наилә Әхмәтова бүген 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Бу хакта ТР Хезмәт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Наилә Каюм кызы Мамадыш районының Тулыбай авылында туган. Бөек Ватан сугышы елларында колхозда хезмәт итә. Сугыштан соңгы елларда педагогия институтында укый. Аннары икенче балалар йортында логопед булып эшли», – дип сөйләделәр матбугат хезмәтендә.

Наилә Каюм кызы Бөек Ватан сугышы юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot