news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казаннан тыл хезмәтчәне Бибинәсимә Шәвәлиева 95 яшен билгеләп үтә

Казаннан тыл хезмәтчәне Бибинәсимә Шәвәлиева 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Бу хакта ТР Хезмәт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Бибинәсимә Әхмәтвәли кызы 1931 елның 28 августында ТАССРның Саба районында туа. Җиде класс тәмамлаган. Сугышка кадәр һәм сугыш елларында колхозда эшли», – дип сөйләделәр матбугат хезмәтендә.

Бибинәсимә Әхмәтвәли кызы 1967 елда Казанга күчеп килә. Пенсиягә чыкканчы дары заводында эшли. Татарстан башкаласында яшәүче хатын-кызның юбилей бүләкләре бар.

news_right_1
news_right_2
news_bot