Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казаннан тыл хезмәтчәне Алчәчәк Шаһиәхмәтова 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтә
Казаннан тыл хезмәтчәне Алчәчәк Шаһиәхмәтова 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Бу хакта ТР Хезмәт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Алчәчәк Бари кызы 1926 елның 25 июлендә Гурьев өлкәсенең Жилая коса бистәсендә татар балалар шагыйре, Бөек Ватан сугышында катнашкан Бари Рәхмәт һәм Гайшә Гыймади кызы гаиләсендә туа. Ул икенче бала була, аннан башка әти-әнисенең тагын ике кызы һәм улы була. Гаилә башлыгы мулла улы була, аны хакимият эзәрлекли, гаилә күп тапкырлар шәһәрдән шәһәргә күчеп йөри. Алма-Атада һәм Гурьевта яшиләр. Гаилә Казанга килгәндә Алчәчәккә алты яшь була», – дип сөйләделәр матбугат хезмәтендә.
Фото: © шәхси архивтан
Сугыш вакытында, мәктәпне тәмамламыйча, Шаһиәхмәтова эшли башлый. Башта заводта сатучы һәм табельщица булып, аннары «Союззаготтранс»та хезмәт куя. 1950 елда Ростовта бухгалтерлык курслары уза, төрле вазифаларда эшли.
1951 елда Алчәчәк Бари кызы кияүгә чыга, ике кыз табып үстерә. 1959 елдан Казан трамвай-троллейбус идарәсендә төрле бүлекчәләрдә өлкән бухгалтер булып эшли, ә 1971 елдан 1981 елга кадәр, пенсиягә чыкканчы, баш бухгалтер була.
Шаһиәхмәтова тыл хезмәтчәне һәм хезмәт ветераны дигән мактаулы статуска ия. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен», «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медальләре, юбилей бүләкләре белән бүләкләнгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз