news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казаннан тыл хезмәтчәне 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

Казаннан тыл хезмәтчәне Ермолаева Пелагея Сергеевна бүген 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Бу хакта ТР Хезмәт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Пелагея Сергеевна 1931 елның 10 апрелендә Әлки районында туа. Мәктәпнең дүрт сыйныфын тәмамлый. Сугыш вакытында һәм аннан соң колхозда эшли», – дип сөйләделәр матбугат хезмәтендә.

2026 ел Татарстанда хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы дип игълан ителде. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына еллык юлламасында белдерде. ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева хәбәр иткәнчә, төбәктә киң чаралар планы әзерләнгән. Ул оештыру чараларын, хәтерне мәңгеләштерүне, мөһим даталарга бәйле вакыйгаларны, гражданлык-патриотик көн тәртибенең активлыгын һәм республика халкының инициативаларын үз эченә ала.

news_right_1
news_right_2
news_bot