news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казаннан Тукай музей-йортына пилот режимында тимер юл туры эшли башлады

Программада Габдулла Тукай музей-йортына экскурсия, мультфильм карау, төшке аш һәм бүләкләр тапшыру кергән.

(Казан, 14 декабрь, "Татар-информ"). Казаннан Габдулла Тукай музей-йортына пилот режимында бүген, 14 декабрьдә,  тимер юл туры эшли башлады, дип хәбәр итә мэрия матбугат хезмәте.

Поезд һәр көнне “Казан-1” һәм “Арча” станцияләре арасында йөри. Аннан Кырлайга автобус алып барачак. Программада Габдулла Тукай музей-йортына экскурсия, мультфильм карау, төшке аш һәм бүләкләр тапшыру кергән. Әлеге турда 25 кешелек төркемнәрне кабул итә алалар, гаризалар кабул итү башланган инде.

“Бердәмлек” – “Содружество” шәһәр яны пассажир компаниясенең маркетинг бүлеге җитәкчесе Эдуард Ионов әлеге турның озак вакытлы проект булачагын җиткерде.
Маршрут каникул алдыннан  студентлар һәм мәктәп укучылары өчен махсус булдырылган. 

news_right_1
news_right_2
news_bot