Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казаннан татарстанлыларның беренче төркем хаҗилары юлга кузгалды
Бүген Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортыннан Татарстан хаҗиларының беренче дүрт төркеме олы сәфәргә кузгалып китте. Барлыгы 171 кеше изге җирләргә Нәзарәтнең «ДУМ РТ Хадж» рәсми хаҗ-операторы тарафыннан Казан – Мәдинә маршруты буенча «Стандарт» программасы белән юл тотты.
Изге җирләргә сәфәр чыгучыларны Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт исеменнән аның беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов сәламләде. Ул аларга үгет-нәсыйхәт сүзләрен җиткерде, хаҗ кылуның фазыйләтләрен аңлатты һәм дога кылды.
Хаҗиларның беренче дүрт төркеме Буа районы имам-мөхтәсибе, Буа мәдрәсәсе җитәкчесе Илмир хәзрәт Хәсәнов, Лениногорск районы имам-мөхтәсибе Булат хәзрәт Рәүпов, Чаллы шәһәре «Җәмигъ» мәчете имамы Мөхәммәт хәзрәт Мөхәммәтов, шулай ук Тукай районы имам-мөхтәсибе ярдәмчесе Илназ хәзрәт Яхин җитәкчелегендә хаҗ кылачак.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, быел Казаннан очып китүче «ДУМ РТ Хаҗ» хаҗилары өчен барлык рейслар да турыдан-туры Мәдинәгә юнәләчәк. 2026 елда хаҗга республикабыздан барлыгы 1800 хаҗи китәчәк.
Шул исәптән махсус хәрби операциядә катнашучы һәм аларның гаилә әһелләре булган 200 кеше республика җитәкчелеге тарафыннан хаҗга җибәрелә.
Аларны сәфәр барышында хаҗ үтәүгә кагылышлы дини кагыйдәләрне, Согуд Гарәбстаны кануннарын һәм гарәп телен яхшы белгән тәҗрибәле төркем җитәкчеләре – хәзрәтләр озата йөриячәк.
Татарстан хаҗиларының 450 кешедән торган иң зур төркеме 17 майда юлга чыгачак. Соңгы төркемнең очкычка утырып юлга кузгалуы – 20 майда.
Барлык хаҗилар да хаҗ гамәлләрен үтәү буенча теоретик әзерлек узды. Юлда һәм хаҗ вакытында аларны Татарстаннан төрле белгечлекләргә ия 20 табиб озатып йөриячәк һәм тәүлек дәвамында медицина ярдәме күрсәтәчәк – алар Татарстан Хөкүмәте ярдәме белән җибәрелә. Табиблар барлык кирәкле медицина җиһазлары һәм медикаментлар белән тәэмин ителгән. Медицина пунктлары тәүлек дәвамында кунакханәләрдә һәм хаҗ кылу урыннарында эшләячәк. Татарстанның барлык хаҗиларына ковид, менингит һәм дифтериядән прививка ясалган.
Хаҗилар туган җирләренә 3 июньдә кайта башлаячак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз