news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казаннан Ташкентка поезд йөри башлый

Поезд Казаннан Үзбәкстан башкаласына сишәмбе көннәрендә, Ташкенттан Казанга шимбә көннәрендә китәчәк.

Казаннан Ташкентка поезд йөри башлый
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ»). Россия тимер юллары Казан-Ташкент, Ташкент-Казан туры йөрешле поезд җибәреләчәген хәбәр итә. Сигезенче декабрьдә ул Ташкенттан Казанга кузгалачак.

Россия тимер юллары сайтында басылган расписание нигезендә, шимбә көнне Ташкент Үзәк вокзалыннан поезд Казанга 3 сәгать 50 минутта кузгалып китәчәк.

Казанга ул өч тәүлектән соң, сишәмбе көнне, иртәнге сәгать алтыда килеп җитәчәк. Плацкарт вагонда билет бәясе тугыз мең сумнан бераз артык, купеда исә 12 мең 282 сумнан башлана.

Казаннан Ташкентка поезд сишәмбе көнне 23 сәгать 55 минутта кузгала һәм Үзбәкстан башкаласына шимбә көнне иртәнге сәгать биштә барып җитәчәк. Билет бәяләре плацкарт вагонда 10 мең 295 сум тора, купеда кыйммәтрәк - 13 мең 414 сумнан башлана.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100