news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казаннан Әстерханга яңа даими авиарейс ачылды

Очышлар сишәмбе, пәнҗешәмбе һәм якшәмбе көннәрендә башкарылачак.

(Казан, 3 апрель, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Казан аэропортында «ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясе Әстерханга яңа даими рейс ачты. Очышлар атнага өч тапкыр башкарылачак.

50 урынга исәпләнгән Bombardier CRJ200 самолетлары сишәмбе, пәнҗешәмбе һәм якшәмбе көннәрендә пассажирларны йөртәчәк.

Элек Казаннан Әстерханга һәм кире юнәлештә Мәскәү аша гына очып була иде, бу исә якынча алты сәгать вакыт. Яңа юнәлеш буенча очыш ике сәгатьтән дә ким булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot