news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казаннан Соль-Илецкига даими автобус рейсы ачыла

Татарстан башкаласыннан автобуслар көн саен 17 сәгать 30 минутта кузгалачак.

(Казан, 17 июнь, «Татар-информ»). 21 июньнән башлап Казаннан Соль-Илецк шәһәренә яңа даими рейс ача.

«Башкала» автовокзалы Соль-Илецкига яңа даими рейс ача. Уңайлы автобуслар көн саен 1 сәгать 30 минутта китәчәк», - диелә Казан автовокзалы хәбәрендә.

Юл вакыты 15 сәгать 40 минут тәшкил итәчәк. Юл бәясе 1744 сумга төшә.

  • Соль-Илецк - Россиянең Оренбург өлкәсендәге шәһәре, Соль-Илецк шәһәр округының административ үзәге. Илнең популяр курортларының берсе санала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100