news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казаннан Сочига оча торган самолетны яшен суккан

Гадәттән тыш хәл вакытында кешеләр имгәнмәгән.

Казаннан Сочига оча торган самолетны яшен суккан
Михаил Захаров/архив

(Казан, 24 март, "Татар-информ"). Казан-Сочи рейсы буенча оча торган самолетны яшен суккан. Имгәнүче кешеләр юк. Бу турыда бүген РБК сайты Сочи аэропортының матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итте.

"Сочи аэропортыннан 35 км ераклыкта  "Победа" авиакомпаниясе самолетына яшен суккан", диелгән бу хәбәрдә.

Сочи аэропортында самолетны техниклар караган. Бу самолет Сочидан Мәскәүнең Внуково аэропортына пассажирларсыз гына киткән.

Мәскәүгә шушы самолетта очрага тиешле пассажирларны башка рейсларда озатканнар.

news_right_1
news_right_2
news_bot