news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казаннан Сочига авиарейслар 17 июньдә ачылачак

Пассажирлар чәршәмбе һәм шимбә көннәрендә оча алачак.

(Казан, 5 июнь, «Татар-информ»). Казаннан 17 июньнән Сочига авиарейслар ачылачак. Очыш программасы язгы-җәйге сезонга исәпләнгән. Бу турыда Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итә.

Татарстан башкаласыннан Сочига рейслар чәршәмбе һәм шимбә көннәрендә булачак. «Пассажирлар Boeing 767-300 уңайлы лайнерларында очачак», — диелә хәбәрдә.

Пассажирларга 2 сәгать 45 минут очарга туры киләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot