news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казаннан Самарага очарга тиешле самолет 5 сәгатькә тоткарлана

Самолет, Самарада метеошартлар начар булу сәбәпле, тоткарлана

  (Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ», Алсу Гатауллина). Казаннан Самарага очарга тиешле самолет 5 сәгатькә тоткарлана. “Татар-информ” МА хәбәрчесенә “Казан” Халыкара аэропортында белдерүләренчә, “Ак Барс Аэро” авиакомпаниясе самолеты 5.30 сәгатьтә Самарага очарга тиеш булган, әмма рейсны 10.30 сәгатькә кадәр кичектергәннәр. Самолет әле дә һавага күтәрелмәгән.
Самолет, Самарада метеошартлар начар булу сәбәпле, тоткарлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot