news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казаннан Сәет Галиуллин «Голос.Дети» бәйгесендә җиңү өчен көрәшә

Казанда яшәүче Сәет Галиуллин «Голос.Дети» федераль вокаль бәйгесендә җиңү өчен көрәшә. Финал проектына барлыгы өч катнашучы чыкты.

Искәртеп узабыз, Галиуллин бәйге ярымфиналының өстәмә этабында тамашачылар арасында үткәрелгән тавыш бирүдә җиңеп финалга үтте. Ул чагында Сәет тамашачыларның 59 процент тавышын җыйды. Хәрби хор белән бергә ул «В бой идут одни старики» фильмыннан «Смуглянка» җырын башкарды.

Конкурсның финалы җомга көнне, 29 ноябрьдә була. Катнашучылар өчен шул ук көнне 21.45 сәгатьтә туры эфирда тавыш бирергә мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot