news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казаннан Сәет Галиуллин «Голос. Дети» проекты финалына чыкты

Казаннан Сәет Галиуллин Беренче каналда бара торган «Голос. Дети» проекты финалына чыкты. Бу хакта әлеге проектның телеграм-каналында хәбәр ителә.

«Сәет Галиуллин, Григорий Дружинин һәм Роман Скробот - #голосдети проектының унберенче сезоны финалында», - диелә хәбәрдә.

Искәртеп узабыз, Галиуллин бәйгенең өстәмә этабында тамашачыларның 59 процент тавышын җыйды. Ул хәрби хор белән «В бой идут одни старики» фильмыннан «Смуглянка» җырын башкарды. Аның көндәшләре 4 һәм 36 процент тавыш җыйды. Сүз уңаеннан, элегрәк ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны проектта Сәеткә теләктәшлек күрсәтергә чакырган иде.

Киләсе чыгарылышта Галиуллин җиңүче булу һәм бер миллион сум күләмендә гран-при алу өчен ярышачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot