news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казаннан Ростов-на-Донуга һәм Костромага авиарейслар тоткарлана

Рейслар Татарстан башкаласында һава шартлары начар булу сәбәпле тоткарлана

  (Казан, 18 декабрь, «Татар-информ», Алсу Гатауллина). Казаннан Ростов-на-Донуга һәм Костромага авиарейслар тоткарлана.
Шулай итеп, “Ак барс Аэро” авиакомпаниясе самолеты Татарстан башкаласыннан Ростов-на-Донуга 10.50 сәгатьтә очарга тиеш иде, рейсны 14.40 сәгатькә кадәр кичектерделәр.
“Костромские авиалинияләре” авиакомпаниясе самолеты Костромага 13.00 сәгатьтә очарга тиеш иде, 16.00 сәгатькә кадәр кичектерделәр.
“Татар-информ” МА хәбәрчесенә “Казан” Халыкара аэропортында белдерүләренчә, рейслар Татарстан башкаласында һава шартлары начар булу сәбәпле тоткарлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot