news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казаннан Росгвардия офицеры Воронежда янгыннан кешеләрне эвакуацияләгән

Әлеге хәл 5 декабрьдә көндез булган. Росгвардиянең ТР буенча идарәсе хезмәткәре, полиция өлкән лейтенанты Евгений Долин Воронежга командировкага җибәрелгән коллегасы белән урамнан барганда тукталыш янындагы сәүдә киоскын ялкын телләре ялмап алуын күргән.

Шунда ук бу хакта янгын сүндерүчеләргә хәбәр иткәннәр, шуннан соң алар килеп җиткәнче тиешле чаралар күрергә керешкәннәр: күрше лареклардагы кешеләрне эвакуацияләгәннәр, янәшәдә торган машиналарга шакып, хуҗаларыннан транспорт чараларын башка урынга күчерүен сораганнар, шулай ук янгын сүндерү техникасы киоск янына килә алсын өчен хәрәкәтне япканнар.

Күпмедер вакыттан соң урынга килеп җиткән ут белән көрәшүчеләр янгынны сүндергән. Росгвардиянең ТР буенча идарәсеннән хәбәр итүләренчә, янгында беркем дә зыян күрмәгән, хәзер аның сәбәпләрен ачыклыйлар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100