news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казаннан Регина Инсапова: Татар теленнән имтиханны югары уку йортына керер өчен сайладым

Татарстан мәктәпләрендә Бердәм дәүләт имтиханнарының кызган чагы: укучылар, беренчеләрдән булып, татар теленнән имтихан тапшырды. Республика буенча аны быел 7 кеше сайлаган. Шуларның берсе булган Казан шәһәре Авиатөзелеш районының 10 гимназиясе укучысы Регина Инсапова татар теленнән бердәм дәүләт имтиханын ни өчен сайлавы турында сөйләде.

Казаннан Регина Инсапова: Татар теленнән имтиханны югары уку йортына керер өчен сайладым
Фото: © Регина Инсапованың шәхси архивыннан

Татар теленнән имтихан тапшыруны югары уку йортына укырга керер өчен сайладым. Журналистика, телевидение, радио өлкәләре кызыксындыра, киләчәктә шунда эшләрмен, дигән уй-хыялларым бар.

Бердәм республика имтиханына укытучылар белән бергә әзерләндем. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында имтиханнарның демо-версияләрен табып, укытучыларым белән шуннан карап, әзерләнеп, биремнәрне эшләп карадым. Быел Яңа елдан соң әзерләнә башлаган идек. Шулай ук, кечерәк сыйныфларның татар теленнән дәреслекләрен алып, материал тупладым, темаларын укыдым.

Минем өчен БДИда иң авыры – инша язу иде. Имтиханда вакытым күбрәк шунда сарыф ителде. Әдәбияттан аргументлар китерергә кирәк иде. Ул рус теле имтиханына охшаган. БДИда, шулай ук, тест өлеше дә булды.

Татар теленнән БДИ тапшырам, дигәч, әти-әнием шаккатты. Укытучылар куанды гына. «Ярар, борчылма, әзерләнербез», – диделәр. 10-11 сыйныфта укыганда барлык сыйныфташларым да татар теле дәресләренә йөрде. Рус милләтеннән булган сыйныфташларымның күбесе татар телен аз гына булса да аңлый башладылар. Укытучыбыз бик әйбәт укытты! Татар теленнән укытучым, БДИга әзерләнгәндә, минем белән дәресләрдән соң кала, барысын да аңлата иде. Дәрес вакытында да еш кына өстәмә кирәкле мәгълүматлар тәкъдим итте. Татар теле дәресләре минем өчен бик файдалы үтте.

Моннан тыш, мин рус теле, җәмгыять белеме, математика (база) фәннәреннән имтиханнар сайладым, – ди ул.

Татар теленнән бердәм дәүләт имтиханын тапшырган укучылар белән «Интертат» хәбәрчесе Зилә Мөбәрәкшина сөйләште.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100