Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казаннан Пермь һәм Салехардка авиарейслар яңартыла
Очышлар атнага ике тапкыр башкарылачак.
(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ»). 30 ноябрьдән Казан-Пермь-Салехард маршруты буенча авиарейслар яңартыла. Очышлар атнага ике тапкыр — сишәмбе һәм җомга көннәрендә башкарылачак.
Казаннан самолет 7:10 сәгатьтә очачак, Пермь аэропортына 10:05 сәгатьтә килеп җитәчәк, 10:50 сәгатьтә Салехардка китәчәк, анда 13:05 сәгатьтә төшәчәк.
Кире самолет Салехардтан 14:00 сәгатьтә очып китә һәм Пермь аэропортына 16:10 сәгатьтә төшә, аннан 16:55 сәгатьтә Казанга юл тотачак. Татарстан башкаласы аэропортында самолет 15:55 сәгатьтә булачак.
Һәр шәһәр өчен җирле вакыт күрсәтелгән, дип хәбәр итә «ЮВТ Аэро» авиакомпаниясе матбугат хезмәте.
Маршрутка Канада авиалайнерлары Bombardier CRJ-200 җәлеп ителәчәк, аның максималь сыйдырышлылыгы — 50 кеше.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз