news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казаннан Орскига яңа авиарейс ачыла

25 майдан Казан һәм Орск арасында авиарейслар ачыла. Оренбург өлкәсенә очышлар атнага өч тапкыр башкарылачак.

Чәршәмбе һәм якшәмбе көннәрендә Казаннан самолет 19:40 сәгатьтә очып китәчәк һәм Орскига 23:00 сәгатьтә төшәчәк. Кире рейс 23:50 сәгатькә планлаштырылган, Казан аэропортында самолет 23:25 сәгатьтә булыр дип көтелә. Җомга көннәрендә самолет 23:10 сәгатьтә кузгалачак, Орскига 2:40 сәгатьтә (шимбә көнне) килеп җитәчәк. Самолет якшәмбе көнне 3:30 сәгатьтә очып китәчәк, Казанга 3:05 сәгатьтә төшәчәк. Һәр аэропорт өчен җирле вакыт күрсәтелгән.

Рейсларны «ЮВТ Аэро» авиакомпаниясе Bombardier CRJ-200 авиалайнерларында башкарачак. Юлга киткән вакыт якынча 1,5 сәгать тәшкил итәчәк, дип хәбәр итә авиакомпания матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100