news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казаннан Оман башкаласы Маскатка туры авиарейс барлыкка килергә мөмкин

Казаннан Оман башкаласы Маскатка туры авиарейс барлыкка килергә мөмкин
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Казаннан Оман башкаласы Маскатка туры авиарейс барлыкка килү мәсьәләсе карала. Бу хакта «Татар-информ» баш мөхәррире Ринат Билаловка «12 кат» проекты кысаларында биргән интервьюсында Татарстан Рәисе ярдәмчесе Марат Гатин сөйләде.

«Татарстан Оманда үзенең вәкиллеген ачу өстендә эшли. Маскат белән туры авиаэлемтә мәсьәләсе дә карала. Безнең республика Ислам дөньясы илләреннән туристларны җәлеп итүче көчле туристлык потенциалына ия. Минемчә, чартер рейсларыннан һәм туроператорлар белән әңгәмәдән башларга кирәк», - дип белдерде ул.

Аның сүзләренчә, Казан белән Маскат арасында туры авиаэлемтә барлыкка килү туризмны үстерү өчен җитди база булдырачак, ул үзе артыннан бизнесны да тартачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot