news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казаннан мобилизацияләнгән ир-ат кирәк-ярак чыгымнары турында сөйләде

Казаннан мобилизацияләнгән Тимур Нагаев үзенең Телеграм-каналында махсум хәрби зонага җибәрүгә әзерлек өчен кирәк-ярак сатып алуга күпме акча сарыф итүе турында сөйләде.

Мобилизациягә әзерлек аңа 20350 сумга төшкән. Шулардан:

Бушлат - 5700 сум;

Чалбар - 3750 сум;

Ике пар тактик перчатка - һәрберсе 1200 сум;

30 литрга тактик рюкзак - 2700 сум;

Эчке җылы кием комплекты - 900 сум;

Флис эчке кием - 1400 сум;

Ике балаклава - 1200 сум;

Шарф - 600 сум;

Аптечка өчен сумка - 1700 сум.

Тимур сүзләренчә, бу әле сатып алуларның ахыргы исемлеге түгел. Ул шулай ук кышкы берцы, униформа, дарулар сатып алырга планлаштыра.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100