news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казаннан мобилизация кысаларында 800 дән артык солдат һәм офицер чакырылган

Игълан ителгән өлешчә мобилизация кысаларында Татарстан башкаласында 800 дән артык солдат һәм офицер чакырылган. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Казан Башкарма комитеты аппараты җитәкчесе Булат Алеев сөйләде.

«Беренче дулкында Казаннан 800 дән артык солдат һәм офицер чакырылган иде», –  дип билгеләде Алеев.

Аның сүзләренчә, шәһәр Башкарма комитеты һәм республика хакимияте мобилизацияләнүчеләрнең вакытлыча тору пунктларын оператив рәвештә оештыру өчен күп көч куйды.

news_right_1
news_right_2
news_bot