news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казаннан Мисырга очарга тиешле рейс 12 сәгатькә тоткарлана

Almasria Universal Airlines авиакомпаниясенең Казаннан Хургадага очарга тиешле UJ 744 рейсы 12 сәгатькә күчерелгән. Бу мәгълүмат Казан аэропортының онлайн-таблосында пәйда булган.

Башта очыш якшәмбе көнне 04:05 сәгатькә билгеләнгән була. Әмма соңгы мәгълүматларга караганда, самолет 16:00 сәгатьтә генә китәчәк. Хургадага якынча барып җитү вакыты – 22:00.

news_right_1
news_right_2
news_bot