Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казаннан махсус операциядә катнашучыларның гаиләләре социаль ипотека буенча ташлама алды
Казанда өч гаиләгә социаль ипотека программасы буенча чираттан тыш ташлама бирелде. Бу үтенеч белән алар шәһәр башкарма комитетына мөрәҗәгать итте. Казан шәһәр Думасының XXIV сессиясендә Татарстан башкаласының Торак сәясәте идарәсе җитәкчесе Ренат Шәмсетдинов шул хакта хәбәр итте.
Спикер аңлатканча, ашыгыч ярдәмгә мохтаҗ дип танылган гражданнар, эшчәнлек өлкәсенә бәйсез рәвештә, максатчан квота буенча фатир сайларга хокуклы.
Казан шәһәре Думасы депутатлары карары буенча, быел мондый ярдәм өч гаиләгә күрсәтелде, алар арасында махсус хәрби операциядә һәлак булган хәрби хезмәткәрләрнең туганнары бар.
«Хөрмәтле депутатлар, сезнең ярдәм белән өч гаилә шундый мөмкинлек алды инде. Агымдагы елның апрелендә Казан башкарма комитетына махсус операция барышында һәлак булган хәрби хезмәткәрләрнең ике гаиләсе һәм торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ бер гаилә мөрәҗәгать итте», - диде спикер.
Шәмсетдинов депутатларны торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ гаиләләрнең өстәмә исемлеген кабул итәргә чакырды.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, махсус хәрби операциядә катнашучыларның Казанда архив фондлары барлыкка киләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз