Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казаннан махсус операция зонасына автомобильләр, дроннар һәм махсус техника җибәрделәр
Казан мэриясе өченче танк батальоны, «Алга» һәм «Тимер» батальоннары хәрбиләре, шулай ук 428, 1232, 1233 һәм 218нче танк полклары сугышчыларына чираттагы гуманитар йөк партиясен тапшырды. Бу хакта мэриянең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Йөк составына өч автомобиль, биш кросс мотоциклы, алты турель, алты коткару арбасы, тепловизорлы квадрокоптерлар һәм FPV-дроннар кергән. Махсус җиһазларны хәрби операция зонасына илтеп тапшыруны Казан башкарма комитеты аппараты җитәкчесе Булат Алеев тәэмин иткән.
Ярдәм партиясе хәрби хезмәткәрләрнең, аларның гаиләләренең һәм командованиенең мөрәҗәгатьләре нигезендә формалаштырылган. 75нче партия составында шулай ук квадроцикл, бензин һәм дизель ягулыгында эшли торган генераторлар, пилотсыз очкычларга каршы автомобиль радиоэлектрон көрәш системасы, дрон сигналларын көчәйткечләр һәм детекторлар, тепловизорлар һәм радиостанцияләр җибәрелгән.
Моннан тыш, хәрбиләргә аккумуляторлар, кабельләр, мотор мае һәм төзелеш материаллары тапшырылган.
Гуманитар колоннаны җибәрүне Казан мэры Илсур Метшин контрольдә тоткан.
Гуманитар ярдәм җыю һәм тапшыру эше белән 2025 елның гыйнварында оештырылган Гуманитар оешмалар координацион советы шөгыльләнә. Аны Казан шәһәре Думасы депутаты һәм Татарстан «Десантчылар берлеге»нең төбәк бүлеге рәисе Юрий Суворов җитәкли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз