Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казаннан Мәскәү һәм Санкт-Петербургка яңа рейслар гамәлгә кертелә
Бөгелмә – Мәскәү (Домодедово) – Бөгелмә марштруты 17сеннән тормышка ашырыла
(Казан, 21июль, “Татар-информ”). 17 июльдән Бөгелмә – Мәскәү (Домодедово) – Бөгелмә марштруты буенча, якшәмбедән кала, һәр көнне иртән һәм, шимбәдән тыш, һәр кичне хезмәт күрсәтелсә, инде Казан – Мәскәү (Внуково) һәм Казан - Санкт-Петербург маршрутлары буенча билетлар сатыла башлады.
24 июльдән Казан – Мәскәү (Внуково) – Казан маршруты буенча самолётлар, якшәмбедән кала, һәр иртә һәм, шимбә көннән кала, һәр кич саен очачак.
Казан – Санкт-Петербург – Казан маршруты буенча 30 июльдән очышлар дүшәмбе, чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә гамәлдә була.
Рейслар 50 урынлы “Bombardier CRJ200” һава судноларында башкарыла, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз