Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казаннан Лисичанскига гуманитар йөк белән биш фура юлладылар
Татарстан башкаласыннан Лисичанскига 100 тоннага якын авырлыктагы гуманитар йөк белән биш фура юлга чыкты. «Игелекле Казан» эгидасы астындагы фуралар Татарстанга шефлыкка алынган шәһәр халкына азык-төлек, төзелеш материаллары һәм автоном дизель казанын китерәчәк.
Быел беренче гуманитар йөк партиясен җибәрүне шәһәр Мэры Илсур Метшин контрольдә тотты. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Биредә, һәрвакыттагыча, барлык кирәкле әйберләр – азык-төлек, дарулар, җылы кием, көнкүреш химиясе, төзелеш материаллары. Казанның 340 предприятиесе йөк җыюда катнашты, битараф булмаган барлык кешеләргә дә рәхмәт», – дип ассызыклады шәһәр башлыгы.
Лисичанскига беренче кирәк-яраклар белән бергә түбә материаллары һәм җылыту җайланмалары – 17 мич һәм аларга җылыту пеллетлары, 8 газлы портатив плитә җибәрелгән. Моннан тыш, гуманитар йөкнең бишенче партиясе составында «Теплоэнергетик» хезмәткәрләре Лисичанскиның социаль объектларының берсе өчен махсус җыйган автоном дизель казаны да бар.
Исегезгә төшерәбез, үзәкләштерелгән гуманитар ярдәм җыю Казанда узган елның ноябрь башында игълан ителде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз