news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казаннан Лисичанскига 100 тонна гуманитар йөк белән икенче колоннаны җибәрделәр

Бүген Казан Ратушасыннан Лисичанскига гуманитар ярдәм белән фураларның икенче колоннасы кузгалды. Гомуми авырлыгы 100 тонналы булган биш фурага азык-төлек, җылы кием, махсус җайланмалар һәм медикаментлар төялгән.

Татарстан Хөкүмәте Лисичанск халкының ихтыяҗына аерым игътибар биргән. Шуңа күрә йөк составына 150 генератор һәм 16 буржуй-мич кертелгән, алар республика шефлыгындагы шәһәрлеләргә ярдәмгә китәчәк. Илсур Метшин шәхсән үзе җыелган йөк турында сөйләү өчен журналистлар янына чыкты.

«Лисичанскига җибәрү өчен гуманитар ярдәмнең чираттагы йөге әзер. Ярдәм җыюда 200гә якын төрле предприятие – шәхси эшмәкәр, кече бизнес, зур бизнес, шулай ук битараф булмаган казанлылар катнашты. Берничә көн эчендә бу 100 тонна йөк Лисичанскига кадәр барып җитәчәк. Без даими рәвештә хезмәттәшләребез белән элемтәдә торабыз һәм кирәк булган әйберләрне җибәрәбез», - дип уртаклашты Казан мэры.

Аның сүзләренчә, икенче колонна өчен йөк җыюда Казан шәһәре Думасы депутатлары җитәкчелегендәге предприятиеләр катнашты һәм депутатлар корпусы вәкилләре үзләре дә өлеш кертте. Алар 7 миллион сумнан артык бәягә товар китерде. Бүген колонанны озатырга алар да килде.

Гуманитар ярдәм җыюга 113 оешма һәм предприятие, фармацевтика компаниясе, мәгариф оешмалары, реклама компанияләре һәм башкалар кушылды. Шәһәрдә яшәүче 600дән артык кеше беренчел кирәк-яраклар һәм ашамлыклар алып килде. Нәтиҗәдә бүген 29 тонна азык-төлек һәм 71 тонна башка товар җибәрелде.

Йөкне озатырга Әлмәт перинаталь үзәгенең балалар шәһәр хастаханәсе бүлеге мөдире Кирилл Булатов та килде. Аның сөйләвенчә, ул шушы көннәрдә поездда Лисичанск шәһәренә китә.

«Мин Лисичанск шәһәренә ярдәм итәргә барырга күптән уйлап йөри идем. Анда балалар табиблары булмавы турында мәгълүмат тупладым. «Ярдәм янәшә» гуманитар акциясе кысаларында мин бер айга Лисичанскига барам. Минем гаиләм борчыла, әмма хатыным мине тулысынча хуплый һәм кайтуымны көтә инде. Иң мөһиме, балаларга ярдәм итү», - диде табиб.

Колонна юлга кузгалды. Бүген иртән Лисичанск шәһәрендә яшәүчеләр шәһәрне торгызуда ярдәм күрсәтүче казанлыларга һәм оешмаларга рәхмәт сүзләрен җиткерде. Казан мэриясе шефлыкка алынган шәһәрдән рәхмәт белдергән видеолар белән уртаклашты.

Искәртик, Лисичанскида яшәүчеләр өчен гуманитар ярдәм җыюны Казан мэры игълан итте. 31 октябрьдә Горький шоссесы, 53а адресы буенча 800 квадрат метр мәйданлы склад эшли башлады. Складны шәһәр эшмәкәрләренең берсе бушлай биргән. Бу складка гуманитар ярдәм җыю пукнтларыннан һәм оешмалардан йөк китерелә.

Склад дүшәмбе-җомга көннәрендә 9.00-18.00 сәгатьләрдә, шимбә-якшәмбе 9.00-14.00 сәгатьләрдә эшли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100