Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казаннан Кытайның Хайнань утравына рейслар ачыла
Рейслар 340 урынга исәпләнгән Boeing 767-300ER очкычларында башкарылачак.
(Казан, 22 ноябрь, "Татар-информ"). 24 декабрьдә “Икар” авиакомпаниясе Казан – Хайкоу (Хайнань утравы, Кытай) маршруты буенча чартер программасын ачып җибәрә. Очышлар программасы 2018 елның 18 мартына кадәр дәвам итәчәк, дип җиткерә Казан мэриясенең рәсми порталы “Казан” халыкара аэропорты матбугат хезмәтенә сылтама белән.
Очышлар Казаннан якшәмбе көннәрендә 20.30 сәгатьтә башкарылачак. 14 һәм 21 гыйнварда рейслар 17.00 сәгатькә күчерелә.
Кире юнәлештә Казанга очкыч 13.30 сәгатьтә кузгала. 14 һәм 21 гыйнварда Казанга очыш 9.30 сәгатьтә башкарыла. Һәр аэропорт өчен җирле вакыт күрсәтелгән.
Рейслар 340 урынга исәпләнгән Boeing 767-300ER очкычларында башкарылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз