news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казаннан Кытайга баручы беренче тизйөрешле поездда Кукмара савыт-сабасын җибәргәннәр

Казаннан Кытайга тизйөрешле контейнерлы поезд йөри башлаган.

Казаннан Кытайга баручы беренче тизйөрешле поездда Кукмара савыт-сабасын җибәргәннәр
Салават Камалетдинов

(Казан, 30 гыйнвар, “Татар-информ”). Казаннан Кытайга беренче тизйөрешле контейнерлы поезд җибәрелгән. Бу поездда  Кытайга Кукмарада җитештерелгән алюминий савыт-саба озатылган. Бу хакта Татарстан икътисад министрлыгы хәбәр итә.

Товар җибәрү өчен махсус маршрут һәм төяү схемасы эшләнгән. Җитештерүче савыт-сабаны складтан автотранспорт белән Лагерная станциясенә алып килгән һәм тимер юлда контейнерга күчереп төялгән.

“Контейнерлы состав Монголия территориясе аша узып, Замын-Уудта Кытай-Монгол чиген кисеп үтә. Чэнсян станциясенә (Чэнду шәһәре) килеп җиткәч, йөк автотранспорт ярдәмендә Шэньчжэнь шәһәренә товарны алучы складына кадәр илтеп җиткерелә”, - диелгән министрлык хәбәрендә.

Россия – Кытай – Россия юнәлеше буенча буенча йөк ташуга ихтыяҗ булу сәбәпле, Казан – Чэнду тизйөрешле контейнеры сервисы эшчәнлеге даими рәвештә булуы планлаштырыла, дип билгеләп үтелгән хәбәрдә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100