Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казаннан Кытайның Чунцин шәһәренә туры рейс ачарга ниятлиләр
«Казан» халыкара аэропортыннан Кытайның Чунцин шәһәренә туры рейс ачарга ниятлиләр. Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер шул хакта хәбәр итте.
«Без Чунцинга рейс ачу мөмкинлеген карыйбыз. Бу - Кытайның көньяк-көнбатышындагы мөһим сәнәгать үзәге. Анда 32 миллионнан артык кеше яши. Әлеге маршрутка туристик планда гына түгел, икътисади яктан да ихтыяҗ булырга мөмкин», – дип сөйләде Лернер.
Бүгенге көндә Казан белән Кытай арасында ике туры рейс гамәлдә: China Eastern Airlines авиакомпаниясе атнага өч тапкыр Шанхайга - даими, ә «Аэрофлот» компаниясе Хайнань утравындагы Санья курорт шәһәренә чартер рейслар ясый.
Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында билгеләп үтүләренчә, Татарстан Кытай белән хезмәттәшлекне актив рәвештә үстерә. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Кытай төбәкләренә зур һәм кече предприятие вәкилләре катнашында даими рәвештә бизнес-миссияләр үткәрелә. Аларның төп максаты - Татарстан продукциясен сату, партнерлык элемтәләрен җайга салу һәм үзара тәҗрибә уртаклашу.
Чунцинга соңгы эшлекле сәфәр апрель аенда булды. Делегация шәһәр компартиясе секретаре Юань Цзяцзюнь белән очрашты һәм Changan, Chongqing Machinery & Electronics Holding кебек сәнәгать предприятиеләрендә булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз