news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казаннан Красноярск һәм Самарага яңа авиарейслар ачыла

Яңа авиарейслар Казанны Красноярск һәм Самара белән тоташтырачак. Очышлар атна саен якшәмбе көннәрендә җәйге җәдвәл гамәлдә булган чорда башкарылачак.

Казаннан Самарага очып китү 17:20 гә, очып килү 19:20 гә планлаштырылган. Юлдагы вакыт 1 сәгать тәшкил итәчәк. Казаннан Красноярскига самолет 21:50 кузгалачак, икенче көнне 6:05 сәгатьтә килеп җитәчәк. Юлга киткән вакыт 4 сәгать 20 минут тәшкил итәчәк. Һәр аэропорт өчен җирле вакыт күрсәтелгән.

Яңа юнәлеш буенча очышларны Казан – Красноярск төбәк авиаташуларын субсидияләү программасы кысаларында NordStar авиакомпаниясе башкарачак. Маршрутларда эконом һәм бизнес-класс хезмәтләре булган Boeing 737-800 самолетлары очачак, дип хәбәр итә Казан аэропортының матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100