news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казаннан килгән турист ир-ат Марий Элда һәлак булган

Көчле җил аударган агач ир-атның муенына килеп төшкән.

Казаннан килгән турист ир-ат Марий Элда һәлак булган
соцсети

(Казан, 4 май, «Татар-информ»). Марий Элда туристлар елга буйлап  агып төшү вакытында Казанда яшәүче ир-ат һәлак булган. Аның өстенә агач төшкән. Бу хакта социаль челтәрдәге Марий Эл авария-коткару хезмәтенең рәсми төркемендә хәбәр иттеләр.

Кичә көндез Марий Эл авария-коткару хезмәтенең оператив кизү тору пультына Звенигово районында Юшут елгасында ир-ат өстенә агач төшүе турында хәбәр килә.

Урынга килгән коткаручылар имгәнгән ир-атны носилкага салып, «ашыгыч ярдәм» табибларына илтеп тапшырган. Ул Казанда яшәүче 35 яшьлек ир-ат булып чыккан. Умыртка сөяге сынуда шикләнеп, ирне Волжск хастаханәләренең берсенә озатканнар. 

Социаль челтәрләрдәге мәгълүмат буенча, агачны көчле җил аударган. Бу вакытта турист ир-ат палаткадан чыгып килә торган булган. Агач аның муенына килеп төшкән. Социаль челтәрләрдән кулланучылар мәгълүматы буенча, ир-ат хастаханәгә барганда юлда вафат булган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100