Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казаннан килгән автобус катнашында Түбән Новгород өлкәсендә булган һәлакәт сәбәпле, ТР мөфтиеннән кайгынамә килде
Анда 3 кеше һәлак булган, 17се казаланган
(Казан, 21 май, “Татар-информ”). Казаннан килгән автобус катнашында Түбән Новгород өлкәсендә булган һәлакәт уңаеннан, ТР мөфтиеннән кайгынамә килде.
“Бисмилләһир-рахмәнир-рахим.
Бүген иртән Түбән Новгород өлкәсендә юлда Казан балаларын Санкт-Петербургка каратэ ярышларына алып барган автобус катнашында булган транспорт һәлакәтендә гомерләре өзелгәннәрнең туганнарының, якыннарының авыр кайгысын уртаклашам.
Бер гаепсез балаларның зыян күрүе - бик кызганыч һәм аяныч. Бу һәлакат безгә тагын бер мәртәбә юл йөрү кагыйдәләренә игътибарлы булырга кирәклекне раслады. Юлларда йөзләгән, меңләгән кешеләрнең гомерләре өзелү авыр кайгыларга сала. Без үзебезгә ышанып тапшырганнар өчен җаваплы икәнебезне онытмаска тиешбез, чөнки без алар өчен Раббыбыз алдында да җаваплы.
Барыбыз да Аллаһтан килдек һәм Аллаһка кайтачакбыз. Аллаһы Тәгалә һәлакәттә гомерләре өзелгәннәрнең туганнарына якыннарын югалту кайгысын күтәрергә ныклык, сабырлык бирсә иде. Мәрхүмнәрнең гаиләләренә кайгылы сынауны, зур хәсрәтләрен күтәрергә Раббыбыз үзе ярдәм итсә иде! Авыр җәрәхәтләр алганнарга тизрәк сәламәтләнергә язсын”, - диелә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин кайгынамәсендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз