Әбием татар теле укытучысы булып эшләде, хәзерге вакытта ул лаеклы ялда. Җәйге ялларда әбием янына – Балык Бистәсе районына кайтып йөрим. Әти-әнием дә – татарлар, татар гаиләсендә татар кызы булып тәрбияләнеп үстем. Шунлыктан, татар теле тормышымда зур роль уйнады: киләчәгемне татар теле юнәлешендә дәвам итәргә, халкыма хезмәт итәргә телим. КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында татар филологиясе һәм журналистикасы юнәлешенә укырга керергә ниятлим.
Татар теленнән олимпиадаларда катнашам, татарча фильмнар карыйм, Камал театрының барлык спектакльләрендә диярлек булдым. Гадел Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» һәм Габдрахман Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр» әсәрләре – иң яраткан китапларым. Моннан тыш, телләр өйрәнергә яратам. Төрек, инглиз телләре белән кызыксынам. Киләчәктә журналистика, тәрҗемәче өлкәсендә эшләп карарга уй-хыялларым бар.
Имтиханнарга килгәндә, татар теленнән репетитор ялларга туры килмәде. Бары тик үз тырышлыгыңнан гына тора. Җитди төстә үзем әзерләндем: үткән еллардагы материалларны, темаларны искә төшердем, демо-вариантларны эшләп карадым. Әзерләнгән вакытта татар теле укытучым да ярдәм итте. Имтиханның нәтиҗәләрен әле белмим, әйбәт язганмындыр дип уйлыйм. Безнең сыйныфта татар телен укучылар хәйран күп булды, – ди ул.
Татар теленнән бердәм дәүләт имтиханын тапшырган укучылар белән «Интертат» хәбәрчесе Зилә Мөбәрәкшина сөйләште.