news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казаннан Калининградка яңа рейс ачыла

Казан — Калининград — Казан маршруты буенча рейслар атнага ике тапкыр Boeing 737-800 һава судноларында башкарылачак.

Казаннан Калининградка яңа рейс ачыла

(Казан, 15 июль, «Татар-информ»). 16нчы июльдән башлап Nordwind Airlines авиакомпаниясе Казаннан Калининградка даими рәвештә пассажирлар йөртүне башлап җибәрә. Бу хакта «Казан» халыкара аэропорты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Казан-Калининград-Казан маршруты буенча рейслар атнага ике тапкыр Boeing 737-800 һава судноларында график буенча башкарылачак.

Очкыч Казаннан пәнҗешәмбе һәм якшәмбе көннәрендә 12.00 сәгатьтә китә, Калининградка 13.55 сәгатьтә барып җитә.

Калининградтан дүшәмбе һәм җомга көннәрендә 00.15 сәгатьтә очып китеп, Казанда самолет 03.45 сәгатьтә төшеп утыра.

Графикта үзгәрешләр булырга мөмкин. Күрсәтелгән расписание буенча очышлар программасы 2020 елның 23 октябренә кадәр планлаштырылган. 

news_right_1
news_right_2
news_bot