news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казаннан IX сыйныф укучысы химия буенча Бөтенроссия олимпиадасында җиңү яулаган

Олимпиада җиңүчеләре югары уку йортларының химия факультетларына имтихансыз керә алачак.

(Казан, 5 апрель, «Татар-информ»). Казанның 7нче гимназиясендә IX сыйныфта белем алучы Мәдинә Таһирова химия буенча Бөтенроссия олимпиадасында җиңү яулаган. Бу хакта Татарстан башкаласы мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Архангельскида узган ярышларда Россиянең 60 шәһәре һәм торак пунктыннан 250 мәктәп укучысы катнашкан. Аларның 100гә якынына бүләкләр тапшырылган. 20 укучы җиңүче дип табылган.

Иң яхшыларны хатасыз эшләнгән биремнәрнең суммасына карап ачыклаганнар. Мәдинә Таһирова олимпиада нәтиҗәләре буенча 250дән артык балл җыйган.

Олимпиада призерлары химиядән БДИ тапшырганда 100 баллга ия булачак. Җиңүчеләрне югары уку йортларының химия факультетларына имтихансыз кабул итәчәкләр. 

news_right_1
news_right_2
news_bot